Зарегистрируйся! Будь в курсе последних событий. Доступ к информации по вопросам. Получение подготовки к ЕГЭ в разных формах. Участие в прогаммах, конкурсах, олимпиадах, конференциях КФУ для школьников
Татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада

 

Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге

хөрмәтле  укучылар һәм студентлар!

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада уздырылуы турында хәбәр итә.

Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар  катнаша ала.

Олимпиада ике турда  үткәрелә: беренче һәм икенче турлар.

2015 нче елның 9 ноябреннән алып 21 декабренә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru. порталында беренче (сайлап алу)  туры  катнашучыларын теркәү була.  Теркәлү турында күрсәтмә >>

2015  елның 7 декабреннән алып 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу)  Интернет – тест узу  формасында үткәрелә. Интернет-тест узу мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып үткәрелә. Теркәлү һәм тест үтүдә катнашу кагыйдәләре турында күрсәтмә КФУның abiturient.kpfu.ru порталына урнаштырылган.

Интернет-тест узуга  күрсәтмә нигезендә тиешле вакытта КФУ порталында теркәлүчеләр һәм барлык тиешле кырларны төгәл тутыручылар кертелә.


Һәр категория буенча икенче турга үтү мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2016 елның 15 гыйнварына кадәр билгеләнә.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: әгәр җиңүчеләр саны катнашучылар санына куелган квотадан артып китсә, беренче тур (сайлап алу)  җиңүчеләренә өстәмә бирем тәкъдим ителәчәк.

Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның  abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы  сайтында (http://mon.tatarstan.ru) 2016 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак.

  • Икенче тур 2016 елның 20 апреленнән соң үткәрелә.

Икенче турда сайлап алу туры җиңүчеләре катнаша.

КФУның abiturient.kpfu.ru порталындагы җиңүчеләр исемлеге беренче тур (сайлап алу)  җиңүчесен икенче турда катнашуы өчен нигез булып тора.

  • Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм  призерлар ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Олимпиаданың икенче турында барлык катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә. 

 

Сезне олимпиадада катнашырга чакырабыз!

Оештыручылар белән элемтә:

Конкурсны оештыру комитеты: 8(843) 2949509, 2949510 

Техник ярдәм бүлеге: : 8(843) 2387711;e-mail: rt.test@kpfu.ru

21.10.15
 
 
Вход в личный кабинет
Регистрация
x
Регистрация
Вход в личный кабинет
x










Согласен(на) на обработку своих персональных данных
       Инструкция по регистрации: РФ или СНГ
Вход в личный кабинет
Регистрация
x