Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә белем алучы укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиада уздырылу турында хәбәр итә. Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар түбәндәгечә сайлап алыналар: Татарстан Республикасында белем алучы укучылар гамәлдәге елда татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча (җиңүчеләр һәм призерлар) - катнашучыларның бу категориясенә Интернет аша тест узуда катнашырга кирәкми, Олимпиаданың Оештыру комитетына мөрәҗәгать итүләре сорала. Контактларны аста бирелә; - Россия Федерациясендә белем алучы укучылар2018нче елның февралҗ аенда Казан шәһәрендә үткәреләчәк татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиада нәтиҗәләре буенча (җиңүчеләр һәм призерлар) - катнашучыларның бу категориясенә Интернет аша тест узуда катнашырга кирәкми, Олимпиаданың Оештыру комитетына мөрәҗәгать итүләре сорала. Контактларны аста бирелә. Интернет аша тест узу ( Интернет-тест) нәтиҗәләре буенча йомгаклау турына сайлап алу түбәндәге категорияләрдәге катнашучыларга карый ( ягъни катнашучыларның бу төркеменә abiturient.kpfu.ru порталында Интернет аша тест узу кирәк): – чит ил укучылары һәм студентлары: - РФсе субъектларының якшәмбе мәктәпләрендә белем алучы укучылар; – ТРсы һәм РФсе субъектлары югары һәм урта белем бирү оешмалырында белем алучы студентлар.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: әгәр җиңүчеләр саны катнашучылар санына куелган квотадан артып китсә, җиңүчеләренә өстәмә бирем тәкъдим ителәчәк. Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар исемлеге, татар теле һәм әдәбиятыннан республика һәм регионара олимпиадаларның йомгаклау этаплары узганнан соң, 19нчы мартка кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru порталына яки http://mon.tatarstan.ru. Министырлык сайтына эленәчәк.
Оештыручыла белән элемтә өчен мәгълүмат: Оештыру комитеты: 8(843) 294-95-09, 294-95-89, 294-95-10. Техник ярдәм: 8(843)2337113 ;e-mail: rt.test@kpfu.ru 16.11.18
| ||