2021 нче елда татар теленнән VIII Халыкара олимпиада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе укучылары һәм студентлары, чит илләрдә белем алучы укучылар һәм студентлар өчен үткәрелә. Олимпиадада катнашучылар игътибарына! Олимпиаданың тест язу этабы 2021 нче елның 12 мартыннан алып 14 нче мартка кадәр үткәрелә. Интернет турда бары тик Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе студентлары, Россия Федерациясе субъектларының якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, чит илләрдә белем алучы балалар һәм студентлар катнаша. Олимпиаданың үткәрү тәртибе белән түбәндәге сылтама аша белә аласыз. 15.02.21
| ||